Эчтәлеккә күчү

Ук

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ук latin yazuında])
Ук
Рәсем
Сурәтләнә Тәхетләр уены[d][1]
Схематик иллюстрациясе
 Ук Викиҗыентыкта
Укчылар. Бөрҗән районы.

Ук (рус. Стрела) — җәя белән ата торган туры нәзек таяк, бер башы — очлы, икенче ягы канат кебек җайланмалары булган, таяк формасындагы корал[2].

Ук дошманга ерактан торып һөжүм итергә уңайлы яу коралы. Укны үзен генә кулланып булмый, аны еракка атыр өчен җәя кирәк. «Ук» саклану чарасы да, яшәү чыганагы да булган. Ук белән файдаланып сунарга йөргәннәр. Аның белән кош, вак хайваннарны аулау җиңел. Аның көчле тавышсыз булуы да игътибарга лаек, җәнлекләрне күпләп куркытмаган.

Еш кына алар тигез генә чыбыклардан яки яраклы агачтан чыра ярып, юнып эшләнгән. Шулай ук камыш та кулланылган. Мәргән алыр өчен укның төз булуы таләп ителгән, гадәттә, ут өстендә җылытып, турайтып алганнар.

Агачы урындагы флорага, укларның кулланышына һәм хәрби традицияләргә карап сайланган. Якынга ату өчен кулланылган авыр уклар — карагач, тирәктән, еракка оча торган җиңелләре нарат, кедр, талдан эшләнгән.

Ук очлары киң тасмалы яки ромб формасындагы бизәкләп сугылган тимердән эшләнгән, ук хәрәкәтен көйләү өчен очына каз каурые беркетелгән. Бер савытта гадәттә 15 тән алып 30 га чаклы ук сакланган.

Каурыйлы ук өчен каз, үрдәк, бөркет, ябалак һәм башка эре кошлар каурые кулланылган. Этнография буенча материаллардан күренгәнчә, йон озынлыгы укның зурлыгына, авырлыгына, төренә, максатына бәйле булган. Су кошларының канаты яңгыр астында да дымланмаган. Җиңел укларга һәм еракка ата торганнары өчен кечкенә каурый сайлаганнар. Ерткыч кошларның яки саескан коерыгын төз ату өчен кулланганнар .

  1. ↑ Game of Thrones 6x09 Battle of bastards-Vale's charge and retake of winterfell
  2. ↑ Стрела Большой Энциклопедический словарь http://slovari.299.ru/word.php?id=60392&sl=enc 2017 елның 11 октябрь көнендә архивланган
  • Коробейников А. В., Митюков Н. В. Баллистика стрел по данным археологии: введение в проблемную область. — Ижевск: НОУ КИТ, 2007. — 140 с. — ISBN 978-5-902352-20-4.
  • Ю. Худяков. О символике стрел кочевников Центральной Азии 2008 елның 10 июнь көнендә архивланган // Этнографическое обозрение. — 2004. — № 1. — С. 102—111.
  • Медведев А. Ф. Ручное метательное оружие. Лук и стрелы, самострел. VIII—XIV вв. — М.: Наука, 1966. — 128 с.
  • Байдыченко Т. В., Лысенко В. В. Изучение факторов, влияющих на устойчивость системы «стрелок—оружие» в стрельбе из лука // Теория и практика прикладных и экстремальных видов спорта. — 2010. — №. 3. — С. 14.
  • Даль В. И. Толковый словарь живого великорусского языка В. И. Даля. — М.: изд-во типографии А. Семена, 1863.
  • Ушаков Д. Н. Толковый словарь русского языка / под ред. Д. Н. Ушакова. — М: Гос. ин-т «Сов. энциклопедия»; ОГИЗ; Гос. изд-во иностр. и нац. слов, 1935—1940.
  • Большой энциклопедический словарь / под ред. А. М. Прохорова. — М.: Советская энциклопедия, 1993. — 1632 с.