Эчтәлеккә күчү

Иридий

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иридий latin yazuında])

Иридий (лат. Iridium, Ir) — Менделеевның периодик таблицасының 6 период, 9 төркем элементы. Тәртип номеры - 77. Иридий — бик каты, көмөшсу-ак төстәге агалтын төркеме металлы, авыр эри, күчүчән. Тыгызлыгы буенча осмий белән бер диярлек[1]). Хәтта 2000 °C температурада коррозияга ифрат чыдамлы. Җир токымнары арасында бик сирәк очрый, шуңа күрә Җиһан токымнары (метеорит) чыгышлы дип фаразлана.

Иридий элементының символы — Ir (Иридий дип укыла).

Иридийны 1803 елда инглиз химигы С Теннант Көньяк Америкадан китерелгән агалтын кушылмаларында осмий белән бер үк вакытта ача[2].

Исеменең килеп чыгышы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иридий (бор. грек. ἶρις — салават күпере) үзенең төрле төстәге тозлары аркасында шундый исем ала[3].

Табигатьтә табылуы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җир кабыгында иридий нисбәте бик аз (массасы буенча 10−7 %). Ул алтын һәм платинадан күпкә сирәгрәк очрый. Аның белән бергә осмий, родий,рений һәм рутений очрый. Иң әз таралган элементларга карай. Иридий еш кына метеоритларда табыла[4].

Иридий невьянскит, сысертскит, ауросмирид кебек минералларда очрый.

Ятмалар һәм җитештерү

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Осмийлы иридий нигездә перидотит серпентинит ятмаларында урнашкан була (КАР, Канада, Рәсәй, АКШ)[5].

Елына Җир йөзендә җитештерелгән иридий (2009 елгы мәглүмат буенча) 3 тонна чамасы тәшкил итә[6]. 2015 елда 7.8 тонна чыгарылган.

Иридий алуның төп чыганагы — бакыр-никель җитештергәндәге анод шламнары.

Физик үзенчәлекләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иридий — авыр көмөшсу-ак металл, каты булуы аркасында механик эшкәртү кыен. Эрү температурасы — 2739 K (2466 °C), кайнаган чакта 4701 K (4428 °C). Электр каршылыгы — 5,3×10−8Ом·м (0 °C-та) һәм 2×10−7Ом·м (2300 °C очракта); сызыкча киңәюе коэффициенты — 6,5×10−6 град; нормаль сыгылмалылык модуле — 538 ГПа[7]; 20 °С-та тыгызлыгы — 22,65 г/см3, сыек иридийныкы — 19,39 г/см3 (2466 °С). Тыгызлыгы буенча осмий белән чагыштырлык.

Табигатьтә иридий тотрыклы ике төр изотоп катышмаларында очрый: 191Ir (нисбәте 37,3 %) һәм 193Ir (62,7 %). Ясалма ысуллар белән масса саны 164-199 радиоактив изотоп, шулай ук күп төш изомерлары алынган. Ясалма192Ir таралу алган .

Химик үзенчәлекләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иридий һава температурасында һәм җылытылганда тотырыклы[8]. 1200 °C-тан артык булганда өлешчә IrO 3 рәвешендә буга әйләнә. Компакт иридий 100 °C температураһына кадәр бөтен билгеле кислоталар һәм аларның катышмалары белән реакцияга керми.

2010 елда дөньяда иридий куллану 10,4 тонна тәшкил итә. Төп куллану даирәсе — монокристалл үстерү өчен корылмалар, аларда иридий тигель материаллары сыйфатында кулланыла. Шул максатта 2010 елда 6 тонна иридий тотылган. Якынча 1 тоннаны премиаль кабызу шәмнәре, химик корылмалар һәм химик катализаторлар җитештерүчеләр куллана[9].

Биологик әһәмияте

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Металл агулы түгел, әмма кайсыбер иридийлы берләшмәләр, мәсәлән, аның гексафториды (IrF6), бик агулы.

  • Иридий// Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. 10-й т. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978.
  1. ↑ The lattice parameters, densities and atomic volumes of the platinum metals. Crabtree, Robert H. Sterling Chem. Lab., Yale Univ., New Haven, CT, USA. Journal of the Less-Common Metals (1979), 64(1), стр. 7-9.
  2. ↑ Hunt, L. B. {{{башлык}}}(ингл.) // Platinum Metals Review(ингл.) : journal. — Т. 31. — № 1. — С. 32—41.
  3. ↑ [{{{ссылка}}} Иридий] — БСЭ
  4. ↑ Рипан Р., Четяну И. Неорганическая химия. Химия металлов. — М.: Мир, 1972. — Т. 2. — С. 644. — 871 с.
  5. ↑ [{{{ссылка}}} Осмистый иридий] — БСЭ
  6. ↑ Журнал «Знания Сила» 7/2013
  7. ↑ . — Т. 2. — ISBN 5-82270-035-5.
  8. ↑ Иридий. Популярная библиотека химических элементов. әлеге чыганактан 2013-12-28 архивланган. 2013-08-17 тикшерелгән.
  9. ↑ Jollie, D. (2008). «Platinum 2008». Platinum. ISSN 0268-7305. Проверено 2008-10-13.